Татарстан Республикасы мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү буенча киңәшмә узды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрьдә «республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәге» ДБУ базасында Татарстан Республикасы мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм белем бирү процессларын цифрлаштыру буенча проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

Доклад белән министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасында Мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессларын камилләштерү һәм модернизацияләү буенча башкарылган эшләр, цифрлаштыруның өстенлекле бурычлары турында сөйләде.

 Санлы сервис – уку профилен кулланып, белем бирү процессын нәтиҗәле оештырган өчен Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе-мәгариф үзәге директоры Биккулова Алия Әсхәт кызы министрның Рәхмәт хаты һәм парнерлардан кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International