Яна ел бәйрәмнәре вакытында пиротехника куллану чикләнелә.
25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус
көчәйтелгән режим кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты карары хәбәр итә.
Карар нигезендә сәнәгать мәйданнары, транспорт инфраструктурасы һәм
энергетика комплексларыннан 500 метрдан да, торак-коммуналь хуҗалыгы
объектлары, ферамалардан, халык күп йөри торган урыннардан, торак йортлардан 30
метрдан да ким ераклыкта пиротехника куллану тыела.
Моны үтәмәгән физик затлар очен махсус көчәйтелгән режим вакытында штраф
күләме — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр.
Бу көннәрдә район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар
бакчаларында Чыршы бәйрәмнәрен үткәргәндә янгыннарга каршы саклык
чараларына аерым игътибар бирәләр. Аларда тикшерү вакытында эвакуация
юлларына, янгын сигнализациясе, су белән тәэмин итү, электр җиһазларының хәле,
хезмәткәрләрнең янгын чыгу очракларына әзерлеге карала.
Бәйрәмнәр хәвеф хәтәрсез генә узсын иде.