Президентыбызның Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Олеся Балтусова Парклар һәм скверлар елы кысаларында республика территориясендәге борынгы утарлардагы бакчаларга, аллеяларга игътибар юнәлтергә кирәклеге турында әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый 20ләп утар исәпләнә. Паркларны төзекләндерү бурычыннан тыш, кешеләр бер-берсе белән аралаша, буш вакытын файдалы уздыра алырдай җәмәгать урыны булдыру максаты да куела.
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, шушы ел кысаларында Олы Кайбыч авылында 2013 елның көзендә “Кайбыч” боз мәйданы артында казылган күл тирәсендә халыкның ял итү урынын булдыру планлаштырыла. Аның проекты бар, бу максатка республика һәм район бюджетыннан акча бүленгән. Күл тирәли брусчатка түшәү, тәүлекнең караңгы вакытында ял итү урынын яктырту өчен ут кертү, эскәмияләр кую күздә тотыла. Яңа паркның тирәсе тотып алына һәм агачлар да утыртыла.