Кайбыч игенчеләре Җиңү көнен кырда каршы алды

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров әйтүенчә, Бөек Җиңү көнен механизаторларыбыз кырда каршылады. Бүгенге көндә басуларда 115 берәмлек техника эшли, шуларның 32се чәчү агрегаты. 9 майга 2000 гектарда язгы бодай, 3300 гектарда арпа, 2200 гектарда борчак, 1500 гектарда береллык үләннәр, 1200 гектарда шикәр чөгендере, 300 гектарда солы чәчелде.

Агрофирмалардан өченче филиалда – 40, икенче филиалда – 37, беренче филиалда -30, хуҗалыклардан “Яңа юл”да – 60, “Подберезье”да – 20 процент эш төгәлләнгән. “Кайбычагрохимсервис” җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы булган “Олы Колаңгы”да язгы чәчү тәмамланды.

Фермер хуҗалыкларыннан Рөстәм Сайранов кыр эшләрен тәмамлады, Айдар Хәсәновның “Дан” хуҗалыгы сабан культуралары чәчүне бетерде. Ринат Садриев хуҗалыгында барлык эшләрнең 66,1 проценты төгәлләнгән.

Барлык игенчеләрне Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International