ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Олы Кайбыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин ага Каюмовка әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды

Озак еллар дәвамында Кайбычның авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, туган җиренең яратучы тынгысыз шәхес итеп танылган, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Сибгатовны зурлап ялга озаттылар

19 апрель – Кайбыч халкы өчен бик кадерле көн, районыбызның туган көнен зурлап билгеләп үтәбез. Кайбыч оешуга быел 26 ел тула. Әлеге көн чараларга бай булачак


14
апрель, 2017 ел
җомга

«ЭКО» үзәге методисты Сиринь Гарифуллин һәм Кошман мәктәбе укытучысы Айгөл Кадыйрова Яшел Үзәндә гармунчылар арасында узган бәйгедә беренче дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды

Бүген, 14 апрель көнне Олы Кайбыч авылында "Портьерный" кибете ачылды. Әлеге кибет пәрдә, порьер тегү буенча ярдәм күрсәтәчәк. Икенче катта төрле кием һәм аксессуарлар тәгъдим ителә


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да авылдашларны бәйрәм белән котлады


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан халыклары съездына Кайбычтан делегат булып сайланучыларның барысы да район халкына таныш, абруй казанган кешеләр. Кайбыч районы благочинные, протоиерей Николай Ермолаев та әнә шуларның берсе. Ул һаман халык арасында, инде егерме елдан артык безнең районда дини эшчәнлек алып бара. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Кайбыч халкының 50 процентын руслар, керәшеннәр, чувашлар тәшкил итә. Николай атакай алар яшәгән төбәкләрдә әледән-әле дини йолалар үткәрә, бәйрәмнәрдә дә барысына да хезмәт күрсәтергә ашыга

 Хөрмәтле райондашлар!

    2016 елның 20 нояберендә без бердәм рәвештә 2017 ел үзара салым эшләренә караган референдум уздырган идек. Бу юнәлешнең төп этабы, халыктан акча җыеп тапшыру буенча кампания тамамланып килә.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Думаның бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов бүген “Бердәм Россия“ партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Язгы кояш нурларын мулрак сипкән саен,  ул игенчеләргә кыр эшләренең якынлашуын искәртә сыман. Быел синоптиклар да иртә яз фаразлый, язгы кыр эшләренең дә алданрак башлануы көтелә. Ульянково якларында да язгы чәчүгә тулы көчкә әзерлек бара. Әле шушы көннәрдә генә “Ак Барс” Кайбыч”ның икенче филиалы директоры Радик Миңнуллин барлык управляющийлар, инженерлар, механиклар, агрономнар, парк мөдирләре, механизаторлар катнашында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек буенча Надеждинода киңәшмә үткәрде. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев та катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International