Татарстан халыклары съездына Кайбычтан делегат булып сайланучыларның барысы да район халкына таныш, абруй казанган кешеләр. Кайбыч районы благочинные, протоиерей Николай Ермолаев та әнә шуларның берсе. Ул һаман халык арасында, инде егерме елдан артык безнең районда дини эшчәнлек алып бара. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Кайбыч халкының 50 процентын руслар, керәшеннәр, чувашлар тәшкил итә. Николай атакай алар яшәгән төбәкләрдә әледән-әле дини йолалар үткәрә, бәйрәмнәрдә дә барысына да хезмәт күрсәтергә ашыга.
Әнә шундый тынгысыз җанлы булуы, үз эшенә җаваплы каравы, халыкка рухи тәрбия бирүе өчен сайладылар да инде съездга делегат итеп.
Ул үзе Чувашия Республикасының Яльчик районындагы Иске Янашево авылында дүрт балалы гаиләдә туып-үскән. Аңа өч яшь чагында әтиләре вафат булган. Сигезенче класска кадәр үз авылларында белем ала, унынчыны район үзәгендәге мәктәптә тәмамлый. Аннан соң, Чабакасардагы энергетика техникумына укырга керә. Совет армиясе сафларында да хезмәт итеп кайта. 1996 елның декабрендә Казан һәм Татарстан митрополиты Указы белән Турминский авылындагы изге Троицк чиркәвенә җибәрелә. Әнә шул елдан бирле аның язмышы Кайбыч белән тыгыз бәйләнгән. Ермолаевларның күпбалалы гаиләсенә хөкүмәт ярдәме белән чиркәү ишегелдында ук яңа ике катлы йорт та төзелә.Тормыш иптәше Надежда белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә балалар күп булырга тиеш, һәрберсе үз бәхете белән туа дип саный алар. Ангелина белән Роман Олы Подберезье мәктәбендә укый. Вадим белән Михаил Казанда югары белем ала. Тормыш иптәше Надежда Анатольевна җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ул – Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе дә. Район благочинные Николай Ермолаев рус православие чиркәвенең юбилей медале – бөек князь Владимирның 1000 еллыгы истәлегенә чыгарылган медальгә дә лаек булды.
– Мин кайткан елны Кайбыч районында бер чиркәү дә эшләми иде. Шушы еллар эчендә Кече Подберезье, Турминский авылларындагы чиркәүләр торгызылды, Иске Тәрбиттә, Арыслан, Корноухово, Ябалак, Мәлки, Каргалы авылларында часовнялар сафка басты. 2016 елда якташыбыз Петр Чекмарев теләктәшлеге белән Олы Подберезье авылында яңа чиркәү төзелде. Аны ачу тантанасына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да кайткан иде. Бүгенге көндә безнең районда Турминский, Олы Подберезье һәм Кече Подберезьеда чиркәүләр эшли. Морат авылындагы чиркәүгә реставрация ясала, ике чиркәү һәм часовня җылытыла.
Узган ел Бәли авылындагы гыйбадәтханәгә нигез салынды, Олы Тәрбиттә кирпечтән чиркәү төзелә. Бу чиркәү төзелешенә мөселманнарның да ярдәм итүе милләтләр дуслыгының, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәвенең ачык мисалы ул. Чүтидән Илшат Низаметдинов 15 мең сум, Зәй шәһәреннән Дамир Шәрәфиев –10 мең сум, Олы Тәрбиттән Радик Драндров– 100 мең сум, Батыр районыннан Алексей Гордеев 60 мең сум бирде. Авылларда яшәүчеләрдән барлыгы 950 мең сум күләмендә хәйрия акчасы җыелды.
Турминский чиркәве каршында эшләүче яшьләр, социаль һәм миссионерлык бүлекләре белән Надежда Ермолаева җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендәге “Җимерелмәс дивар” яшьләр коллективы Казан Епархиясе үткәрүче чараларда даими катнашып килә. Әлеге коллектив гореф-гадәтләрне, мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен яңарту буенча максатчан эш алып бара, чиркәүдә генә түгел, мәдәният йортларында да чыгыш ясый. Митрополит фатыйхасы белән районда коммерцияле булмаган, социаль юнәлешле гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге ачылды. Чиркәү, часовняларга дин әһелләре җитешмәве мине аеруча борчый. Әлегә без районда икәү генә. Якшәмбе мәктәбен дә ачып җибәрәсе иде. Яңа чиркәүләр дә төзелсен иде. Без бит анда үзебез, туганнарыбыз өчен генә түгел, илебездә мәңге тынычлык булсын өчен дә дога кылабыз.