Хөрмәтле райондашлар!
2016 елның 20 нояберендә без бердәм рәвештә 2017 ел үзара салым эшләренә караган референдум уздырган идек. Бу юнәлешнең төп этабы, халыктан акча җыеп тапшыру буенча кампания тамамланып килә.
Президентыбызның үз инициативасы белән куйган шартлар үзгәрмәде. Сайлаучылар исемлегенә кергән һәр сайлаучы гражданинның 1 сумына хөкүмәт тагын 4 сум акча куячак. Димәк, референдумда билгеләнгән сумма, түләнгән 500 сумга инде җәй башына 2000 сум өстәләчәк диеп ышаныч белдерәбез. Район буенча да, хәттә авыл җирлеге өчен дә милионлап суммалар билгеләнгән. Бу акчаларга, язгы-җәйге төзелеш сезонында, хәрбер авылны кертеп, йөзләгән объект планнаштырабыз.
Көз көне узган референдум, хәзер узып барган халык акчаларын җыеп тапшыру – болар тагын бер кат районыбызның бердәмлеге, ышаныч белән алга карап эш итүен күрсәтте. Югарыдагы дәүләт органнарына да, җирле үзидәрә органнарына да зур бәя бу. Тормышын яхшыртуда эзлекле эшләрен дәвам итүгә, халыкның үз инициативасын үстерүгә таянып киләчәктә тагын да югарырак үрләр билгеләргә мөмкин булыр.
Язгы уяну көннәрендә районыбыз тагын да чәчәк атсын.
Башлангыч инициативаларны бердәм күтәреп алганнары өчен, гражданлык активлыгы һәм политик өлгергәнлек күрсәткән өчен Кайбыч районының барлык сайлаучыларына ихлас күнелдән тирән рәхмәтемне белдерәм.