ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Подберезье табиблык амбулаториясенең шәфкать туташы  Шамшакова Тамара Анатолий кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

24 июльдә сәгать 14:00-15:30 кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Марина Трофимова Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары өчен видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү үткәрә.

17 июль көнне Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенә Казан "Идел буе федераль университетының медик-санитар частеннән" кардиохирург Антон  Омельяненко килде.

Җаваплылыгы чикләнгән  Агрофирма Подберезье басуларында терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә  анда 616 тонна печән, 2288 тонна сенаж һәм 4,4 тонна ботак-азыгы әзерләнгән. 

Бүген Кайбыч районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. 

16 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәп территориясен асфальт белән җәю эшләре тәмамланды.

 


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 15 июлендә безнең районнан тәрбиягә  алынган  6 бала Апас районында урнашкан «Свияга» санатор-сәламәтләндерү лагерена киттеләр.

 Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә.

14 июльдә Мамадыш районының Зюри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәме узды.

 Халык кыйммәтләрен һәм фольклорын өйрәнү максатыннан Кайбыч районының Каргала авылына Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясеннән профессор Нина Савельева һәм аның хезмәткәрләре килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International