Суда куркынычсызлык кагыйдәләре

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

         Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык  кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый.  Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз:

  •  Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч!
  •  Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз!
  •  Пычрак сулыкларда коенмагыз!
  •  Базлар булган һәм чишмә типкән сулыкларда коенмагыз!
  •  Суда шау-шулы уеннар оештырмагыз һәм балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч!
  •  Иң әйбәте иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы юк.
  •  Кояшта булганда артык кызынудан һәм эссе сугудан саклану чаралары күрегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International