17 июль көнне Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенә Казан "Идел буе федераль университетының медик-санитар частеннән" кардиохирург Антон Омельяненко килде. Ул кардиохирургия бүлегенә авыруларны сайлап алыр өчен гражданнарны кабул итте.
Барлыгы егерме биш кеше каралды, аларның алтысына РКБ 2 шартларында стационар дәвалану каралган.