ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Кичә башкарма комитетының оештыру-хокукый бүлеге белгече Нурмөхәммәтова Гөлнара Илдар кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләде.


18
август, 2018 ел
шимбә

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында республикакүләм киңәшмәдә катнашты.


17
август, 2018 ел
җомга

Бүген 17 август көнне, Кайбыч районында Тәтеш районы делегациясе булып китте.

Бүген Кайбыч районына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатыннан  “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров килде. 

8 августта  районда "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясе узды. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  балалар өчен  анимацияле чара үткәрделәр. Аларга канцелярия товарлары да тапшырдылар.

Кайбыч районында  Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе старт алды. Бу акция өчен районда 1700 бала ярдәм алды.

18 августта Олы Кайбычның ярымябык шугалагында  80-90 нчы еллардагы дискотека була. Башлана 21:00 сәгатьтә. Керү бушлай.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 августта Олы Кайбычның ябык шугалагында  балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, җәйне озату уңаеннан,  балалар өчен "Җәйне яратам" дип исемләнгән бәйрәм оештырды.

18 августта Олы Кайбыч авылының ябык шугалагында балалар өчен, мәдәният хезмәткәрләре белән "Һавага... хыяллар артыннан" дип исемләнгән фильм күрсәтеләчәк.  Фильм 19:00 сәгаттә башланачак. Керү бушлай. Барлык балаларны көтеп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International