"Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе

2018 елның 17 августы, җомга

         8 августта  районда "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясе узды. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  балалар өчен  анимацияле чара үткәрделәр. Аларга канцелярия товарлары да тапшырдылар.

         12 августта ял ярминкәсенең  мәйданында  «Гаилә булыша гаиләгә» дигән акция уздырылды. Анда әти-әниләр һәм эшмәкәрләр катнашты.  Акциядән җыелган канцелярия товарлары аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, күп гаиләле, ятим балаларга  22 август көнне «Исәнме, мәктәп!» бәйрәмендә тапшырылачак. Бәйрәмдә 300 мәктәп баласы катнашачак, аларның 134 баласы беренче сыйныфка бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International