15 августта Олы Кайбычның ярымябык шугалагында балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, җәйне озату уңаеннан, балалар өчен "Җәйне яратам" дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Бәйрәмдә "Китаплы җәйнең тылсымы" дигән китап күргәзмәсе дә булды. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.