24 август көнне Тутаев исемендәге Федоровский мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә секция утырышы булып узды. Әлеге секция Кайбыч районы педагогик хезмәткәрләренә август киңәшмәсенә старт бирде.
Биредә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар һәм чакырылган кунаклар катнашты. Секциянең төп темасы муниципалитетның бердәм тәрбия киңлеген формалаштыру булды.