21 март көнне 8.10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева "ТНВ" телеканалында "Исәнмесез!" дип аталган иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасының махсус кунагы булачак.
15 март көнне «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә мәктәп укучыларының сәхнә иҗаты буенча «Радужная сцена» V Республика экология фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды.
19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.
19 март көнне ветеринария академиясендә «карьера көне»узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган иде: 4 һәм 5 курс укучылары. "Карьера көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.
Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.
Бүген Чистайда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге президиумының күчмә утырышы узды. Аны "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Надеждино авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Елена Афанасьева, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге активисты Юрий Челноков Федоровское авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар һәм анда концерт куйдылар..
12-16 март көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Россия Федерациясенең команда беренчелеге узды. Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Федоровское авылыннан Полина Григорьева да чыгыш ясады. Әлеге ярышларда Татарстан командасы, финалда гына Мәскәүдән килгән яшьтәшләренә оттырды һәм шулай итеп икенче урынны алып кайтты. Без аларны котлыйбыз!
25 декабрьдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район башлыгына кабул итүгә 9 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
15 март көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтенә Казан шәһәре “Өметле” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Корьән уку һәм Яңа Зеландиядә хаксызга үтерелгән мөселманнарның рухына дога кылу белән башланды. Чарада Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәхәллә халкы һәм якын тирә авыллардан килгән район халкы катнашты. Кичә барышында Равил хәзрәт әдәм баласын җәннәт бакчаларына китерә торган гамәлләр турында сөйләде. Кичәнең ахырында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин Равил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.