15 март көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтенә Казан шәһәре “Өметле” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Корьән уку һәм Яңа Зеландиядә хаксызга үтерелгән мөселманнарның рухына дога кылу белән башланды. Чарада Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәхәллә халкы һәм якын тирә авыллардан килгән район халкы катнашты. Кичә барышында Равил хәзрәт әдәм баласын җәннәт бакчаларына китерә торган гамәлләр турында сөйләде. Кичәнең ахырында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин Равил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
