Кайбычта "Радужная сцена" конкурсының муниципаль этабы узды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

         15 март көнне «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә мәктәп укучыларының сәхнә иҗаты буенча «Радужная сцена»V Республика экология фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды.
          Конкурста районның 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Кошман һәм Кече Кайбыч мәктәпләре укучылары катнашты.
          Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар тапшырылды. Конкурста җиңүчеләр республика этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
          Конкурс нәтиҗәләрен сылтама буенча күчеп карарга мөмкин https://edu.tatar.ru/kaybitcy/org5605/read-news/2007087.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International