Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге бодай чәчү бара. 9600 гектарда чәчү төгәлләнгән, бу 88 процент тәшкил итә.
Чәчү белән беррәттән горчица урагы да бара. Ул "Дубрава", "Гөбенә" агрофирмаларында тәмамланган, ә "Золотая Нива" агрофирмасында ахырына якынлашып килә, анда 63 гектар мәйданда гына урып-җыю эшләре калган.
Шулай ук рапс орлыкка да урып-җыю бара. Биредә беренчеләрдән булып басуларга "Гөбнә" агрофирмасы игенчеләре чыкты, урып-җыюны 25 процентка төгәлләделәр. Рапс җыю Сәвия Садриеваның крестьян-фермер хуҗалыгында төгәлләнде, ул рапс булган КФХ арасында бердәнбер КФХ.
Шулай ук район хуҗалыклары 400 га мәйданда силос өчен 5 мең тонна кукуруз әзерләгән.