Дәүләт флагы көне уңаеннан Бәрлебаш авыл китапханәсендә балалар белән «Тарих фонында өч символ» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
22 августтан "Иң җырлы авыл" район конкурсы башланды. Стартны Бәрлебаш КФҮ башлады. Вокаль ансамбль туган ил, авыл һәм безнең төбәктә үсә торган ак ромашкалар турында җырлар башкарды. Олы Урсак авыл җирлегенең ике клуб учреждениесе-Олы Урсак авыл мәдәният йорты һәм Кече Русак авылы мәдәният йорты тулы бер концерт программасын тәкъдим иттеләр. Анда пенсионерлар, яшүсмерләр, мәдәният һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре актив катнашты.
"Гөбенә" агрофирмасыннан Альберт Лазарев Класс-Мега 360 комбайнында 23 августка 10376 центнер ашлык суктырган һәм агрофирмада гына түгел, районда да беренче урынга чыккан.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә, иң күп ашлык суктырган механизаторларны бүләкләү максатыннан, район хуҗалыкларында булды.
17-25 августта Кырым Республикасының Кара диңгез районында «АЛТЫН мәйдан-Кырым»-2019 Халыкара фольклор инклюзив фестиваль-конкурсы уза. Анда безнең районнан иҗат коллективлары: Колаңгы күп функцияле үзәгенең «Радуга» вокаль ансамбле һәм Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгенең «Сәүдияр» фольклор ансамбле катнаша. Кайбыч районы делегациясен мәдәният бүлеге җитәкчесе Аблязова Рамилә Рузалитовна җитәкли.
22 августта, Россия Дәүләт флагы көнендә, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре "Без бергә-Россия флагы" астында дигән акция-флешмобта катнаштылар.
22 августта «Казан Арена» стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык чемпионатын ачу тантанасы узды. Анда безнең районнан 30 кешедән торган делегация катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авыл тематикасы буенча ел саен уздырыла торган «Минем җирем – Россия» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланганчы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган "Минем җирем-Россия" VI Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү ике атнадан да кимрәк вакыт калды. Ике ай эчендә конкурска илнең 71 төбәгеннән 500 дән артык проект җибәрелгән, шул исәптән 20се Татарстаннан.
2019 елгы уракта катнашучы механизаторлар арасында хезмәт ярышы дәвам итә.
2019 елның 28 августында 9.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнары кабул итәчәк. Сораулар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән балигъ булмаганнарга карата хокуксыз гамәлләр эшләү турында булачак. Кабул итү Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 йорт адресы буенча узачак.