2019 елның 24 сентябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында «РИТЭК» АҖ социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Безнең районнан конкурска биш проект җибәрелде, шуларның икесе җиңүгә иреште. Бу-Олы Подберезье урта мәктәбенең "Чиста су" (авторы Зиннәтуллин Рәшит Габделхак улы) һәм Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Чүлмәк ясау эше" (авторы Насретдинов Айдар Ленар улы) проектлары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!