Кайбыч яшь армиячеләре Волжск шәһәрендә Бөек Җиңү геройларының каберләренә веноклар салдылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

     Олы Подберезье һәм Ульянково мәктәпләре яшь армиячеләре "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов белән Ватан Геройлары көне алдыннан Идел шәһәренә бардылар. Баруның максаты - Иделдә җирләнгән якташларыбыз Андрей Кошкин һәм Иван Субботинны искә алу иде.
     Идел шәһәренә Кайбыч районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, Олы Подберезье мәктәбе укытучысы Екатерина Елисеева бардылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International