ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортына,  Татарстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе   Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Чарада Олы Кайбыч халкы, якын- тирә авыл имамнары, Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Бүген Хуҗа Хәсән мәдәният йортында керәшен халык җырларын яшь башкаручыларның "Туым Жондызы"-"Рождественская звезда" XI конкурс - фестиваль узды. Анда Хуҗа Хәсән, Иске һәм Олы Тәрбит, Мәлки, Янсурино, Байморза, Кыр Буасы, Күшкүл һәм Олы Кайбычтан килгән конкурсантлар катнашты.

Бүген Олы Кайбычның "Миләшкәй" балалар бакчасында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы оештырган "Татар малае" һәм "Татар кызчыгы" бәйгесе узды.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Ватан" Республика яшьләр халык иҗаты фестивале узды. Анда безнең районнан "Авыл дэнс" хореография коллективы катнашты һәм әлеге фестивальнең җиңүчесе булды. Коллективны, аларның җитәкчесе Рамилә Әбләзовыны, хореограф Алгиз Фәйзуллинны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Бүген Чүти авылыннан Алмаз Йосыповны һәм Мәлки авылыннан Александр Маланьевны Россия Кораллы Көчләре сафларына озаттылар.

 

Бүген Галия Кайбицкая исемендәге музейда "яшь пенсионер мәктәбе" клубының оештыру дәресе узды. Яшь пенсионер мәктәбе - ул музейның яшь буын турында кайгыртырга тиешле уртак проекты, гражданнарның пенсия грамоталылыгын арттыру өчен уку-укыту программасы.

Бүген сәгать 10 да Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең XIV съезды узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Республика районнарында яшәүчеләргә медицина, социаль, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, шулай ук барлык дәрәҗәдәге депутатларның сайлаучылар алдында 2004 елдан башлап Татарстанда "Бердәм Россия көннәре" төбәк партия проекты гамәлгә ашырыла.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International