Утырыш кысаларында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлегенең II республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста республика районнарының вәкиллекле органнарында 45 депутат фракциясе катнашты. Кайбыч, Яшел Үзән, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас районнары советларындагы депутат фракцияләре һәм Казан шәһәре Думасындагы депутатлар фракцияләре лауреат булды. Бүләкне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.