Кайбычлылар Апаста коммерцияле булмаган оешмалар өчен белем бирү семинарында катнаштылар

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

     Республика районнарында яшәүчеләргә медицина, социаль, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, шулай ук барлык дәрәҗәдәге депутатларның сайлаучылар алдында 2004 елдан башлап Татарстанда "Бердәм Россия көннәре" төбәк партия проекты гамәлгә ашырыла.
     Чираттагы көн Апас авылында узды. "Бердәм Россия көне" кысаларында коммерцияле булмаган оешмалар, 2018, 2019 елларда грант конкурсында җиңүчеләр өчен белем бирү семинары да узды.
     «Уңышлы муниципаль практикалар» темасына дискуссиядә гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге КБО җитәкчесе Надежда Ермолаева, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасының Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Александр Акрымов чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International