ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

6-7 декабрьдә Яшел Үзәндә ТР гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда Татарстанның 8 районыннан егетләрдә торган һәм кызларлардан торган сигезешәр команда катнашты.
 


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала. 
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының бу елның 11 аендагы эшенә йомгаклар ясалды: эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә - Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары

 

9 декабрь көнне район мәдәният йортында Олы Кайбыч мәктәбе укучылары өчен «Зоя» фильмы күрсәтелде. Ватан өчен үз гомерен биргән Зоя Космодемьянская турында һәркем белергә тиеш.  Фильм Ватан Геройлары көне кысаларында күрсәтелде.

Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Кече Мәмедән Станислав Ворожейкинны озаттылар.
 

Экологик куркынычсызлык максатыннан безнең районда ел саен ике биотермик чокыр төзелә. Аларны бүген Багай һәм Бәрлебашта файдалануга тапшырдылар.
 

3 декабрьдә Югары Ослан районы балалар сәнгать мәктәбе базасында С.З. Сәйдәшев исемендәге «Салих Сәйдәшев һәм аның татар сәнгатендә традицияләре» дигән беренче Республика фәнни-гамәли конференциясе булды.
 

Ноябрь - көзне төгәлләүче ай. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укытучылары өчен ул уңышлы булды.

7-8 декабрьдә Казанда 11 һәм 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча республика ярышларының йомгаклау этабы узды. Кайбычның яшь бадминтончылары өчен бу турнир бик уңышлы тәмамланды һәм алар спортның бу төрендә көндәшлек артуга карамастан, без республикада лидерлар арасында булуын тагын бер кат исбатладылар. Федоровское урта мәктәбе укучысы Никита Алексеев ялгыз разрядта турнирның җиңүчесе булды, ә аннары үзенең дусты Григорий Вавилов белән ир-атлар арасында парлы разрядта пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Калган катнашучыларыбыз да яхшы чыгыш ясады: Арина Алексеева, Катерина Иванова, Егор Григорьев һәм Даниил Улитин, Богдан Гашев. Барлык яшь бадминтончыларны да сезонның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз һәм яңа елда яңа спорт уңышлары телибез! 
 

7 декабрь көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узды, анда 14 командадан 84 уенчы катнашты. Гомумкоманда зачетында Борындык төп мәктәбе укучылары җиңү яулады, икенче урында - Олы Кайбыч, өченче урында Бәрлебаш һәм Колаңгы төп мәктәпләре командалары.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International