С 12 по 14 февраля в Татарстане пройдет Поволжский агропромышленный форум и специализированная выставка с участием свыше 3000 представителей агропромышленного комплекса из 300 организаций и предприятий РТ и регионов России.
Бүген "Кайбыч" ярымябык боз шугалагында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Халык һәм кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы, уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык продукцияне өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Шушы көннәрдә Кайбыч муниципаль районының «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Лилия Вәлиева, «Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлфинур Сабирова, Кайбыч муниципаль районы почта бүлеге начальнигы Илгиз Баһавиев, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте директоры Салават Халиков үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр.
Бүген эшлекле киңәшмәдә юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, барысына да сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
8 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр «Көрәшен Йолдызлары» иҗат коллективы Кошкүл, Кыр Буасы, шулай ук Янсурино һәм Бәрлебаш авылларында концерт бирде. Концерт ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Концертка килгән барлык тамашачылар да мәдәният хезмәткәрләре иҗатыннан ләззәтләнделәр.
11 гыйнварда "Ялкын" мәдәният хезмәткәрләренең иҗат коллективы Апас районы Сатламыш авылында концерт белән чыгыш ясады. Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчел һәм кызыксынучанлыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.