12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булып узды.
Безнең районнан «Алтын Нива» агрофирмасыннан Ринат Гыйльманов "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Без аны котлыйбыз!