2020 елның 3 мартында Кайбыч муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында эстрада сәнгатенең «Созвездие –Йолдызлык 2020 " телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу туры башланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
2020 елның 3 мартына 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итү көнен уздыра.
2020 елның 28 февраль конне 18 сәгатьтән, 29 февраль конне 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 29 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
-көчле явым-төшемсез, юеш кар һәм кар явачак);
-буран;
26 февраль көнне район башлыгы исеменнән, мәдәният хезмәткәрләре яшь армиячеләр белән бергә Кириллова Наталья Степановна янына бардылар. Наталья Степановнага тиздән 99 яшь тула.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсе нигезендә, бизнес – җәмәгатьчелек вәкилләренең хокукларын бозуга максималь рәвештә җавап бирү максатыннан, 2020 елның 3 мартында 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасында түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Кайбыч муниципаль районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар ур., 11 йорт, Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне үткәрелә.
2019-2020 нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү буенча эш планы нигезендә, оешмаларының федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, 2020 нче елның 27 нче февралендә Хуҗа Хәсән «Аленушка»балалар бакчасында район семинары узды.
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының үлемсез хәрби батырлыгына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, бүген Кайбыч муниципаль районының "Экология,мәдәният,мәгариф"мәктәптән тыш эшләр үзәге муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә “Казан обводы-тарихның язылмаган бите..." дигән җыелма уза.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча иң яхшы ветеран оешмасы конкурсы нәтиҗәләре буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чараның иң яхшы сценарие номинациясендә, III урын Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье авыл җирлеге ветераннар (пенсионерлар) башлангыч оешмасына бирелде (рәисе – Елисеева Екатерина Ивановна, «Сталинград – киләчәк өчен көрәш»сценарий авторы Елисеева Е.И.).