Ел саен дөньяда 15 май көнне иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә-кеше тормышында иң мөһиме. Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек бирә, бер генә җәмгыять дә шуннан башка булмый. Иң бай кеше-бәхетле гаиләле кеше ул!
Күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә күңел юмартлыгы, ата-аналар хезмәте, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Гаилә көне белән котлыйм һәм мондый байлыкның еллар узу белән чәчәк атуын һәм артуын телим! Бер-берегезгә мәхәббәт, кайгырту һәм җылылык бүләк итегез. Гаиләгезне кадерләп саклагыз!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
.jpg)