– Район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Медицина хезмәткәре көне-табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналның да бәйрәме ул, чөнки бернинди заманча аппарат та сезнең авыруга игътибарлы мөнәсәбәтегезне алыштыра алмый.
1 июньнән 20 декабрьгә кадәр Татарстанда Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатында «Татарстан – 2020 " Милли Проектлар» фотоконкурсы уза.
Бүген видеоконференцэлемтә режимында район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышта район прокуроры, полиция бүлеге начальнигы, бүлек башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Музейда яңа экспонат. Олы Кайбыч авылында яшәүче Зәйнуллина Фәридә Юныс кызы музейга экспонат бүләк итте. 1858 елда Россия империясенең Александр ІІ нең тәңкәсен ул үз участогында тапкан.
Исеме Кайбыч тарихына кереп калган Фәсхетдин Ярхәмов Кызыл Армиягә алыну белән башта 31нче запастагы артиллерия полкында әзерлек курслары уза, 1942 ел августында Сталинград фронтында сугышка керә. 1943 елның августында Ярхәмов «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә.
Бала чакта һәр туган көнне көтеп, шатлык-куанычлар белән каршы аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Еллар узган саен туган көннәрне сабыррак каршы ала башлыйбыз.
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына дөньяга аваз саласың, кай арада аккан судай узган гомер үзенең олылыгын дистә еллар белән билгели.
Галия Кайбицкая исемендәге музейда узган очрашуда район башкарма комитеты эшләре белэн идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин май-июнь айларында түгәрәк даталарын билгеләп үткән юбилярларны туган көннәре белән котлап, аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Рафия Гайнуллина, Раминэ Пашкина, Талия Маннанова һәм Лилия Закирова Кайбычта төрле тармакларда намус белән хезмәт куйган, районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.
Йөзләрендә нур уйнап торганда, юбилей – гомернең бер тукталышы, җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да. әбиләр чуагы да булыр. Очрашуда катнашучылар яшьнәп уткән яшьлек елларына кайтып килделәр, балачакка сәяхәт ясадылар, рәхәтләнеп аралаштылар, күңелләрдә истәлекләрен яңарттылар.
2019 елның 17 июнендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Кече Мәми авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән алдан хәбәр ителде. Район прокурорына шәхси кабул итүгә 7 кеше мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында гаилә, торак, җир законнары, су белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның хокукларына, шулай ук җирле кешенең банк картасыннан акча урлау турындагы мәсьәләләре кузгатылды.
Район прокуроры А.Р. Сөләйманов тарафыннан биш мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. 2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан авыл җирлекләрендә һәм район предприятиеләрендә гражданнарны кабул итүләр дәвам итәчәк.
Кайбыч ягы музеенда 1939 елгы мәктәпнең тулы курсын тәмамлау турында таныклык һәм 1959 һәм 1961 еллардагы җиде сыйныфны тәмамлау турында таныклык саклана. 1931 елда дүрт сыйныфлы белем һәркем өчен мәҗбүри була, 1937 елдан — бишенче сыйныф, ә 1939 елдан җиденче сыйныфка да мәҗбүри була.
Әлеге документлар ТАССР Кайбыч районы Федоровское һәм Олы Русаково мәктәпләренең тәмамлануы турында сөйли.
1. Арзан урыннарны тикшерегез
2. Диагональны дорес сайлагыз
1. Әгәр диагональ күбрәк булса-сыйфатлы сигнал турында кайгыртырга яки телевизордан ераграк утырыгыз.
2. Әгәр бүлмә кечкенә — диагональ әзрәк кирәк.
3. Тышны тикшерегез.
Авыл иртәсе...Шушы сүзне әйтешкә минем күз алдымда иң беренче шыгырдап капка ачылу һәм шул капкадан тиз- тиз атлап ферма ягына китүче сыер савучылары
күз алдына килә. Алар өчен җил-давыл да, кар- буран да эшкә киртә түгел.Савымчы һөнәре элек- электән авыр һәм тыңгысыз һөнәрләрдән саналган.