Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы " русиякүләм конкурсы үткәрелә. Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә:
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;
- Югары социаль нәтиҗәгә ия кече оешма;
- Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Оешмада инвалидларны эшкә урнаштыру өчен.
Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.
Катнашу шартлары һәм конкурсны үткәрү тәртибе:
(http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).