Хөрмәтле спортсменнар, тренерлар, физкультура ветераннары һәм спорт сөючеләр!
Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнендә барлык спорт активына район халкына физик тәрбия бирү, спортчыларны әзерләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча күп еллар дәвамында зур эш башкарганнары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, якты казанышлар һәм яңа җиңүләр телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин.