“Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары! Сезне хокук тәртибен сакчыларның һөнәри бәйрәме – Россия полициясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Төрле чорларда төрлечә исемләнсә дә, Россия полициясе, шул исәптән “Кайбыч” полиция бүлекчәсе дә җәмәгатьчелек хокук тәртибен саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Һәр авыл җирлегендә полициянең участок уполномоченныйларының эшләве шәхси состав һәм халык арасындагы элемтәләрнең ныгый баруына китерә. Гражданнарның үз полициясенә ышанычы арта бара. Боларның бөтенесе дә районыбызда хокук бозуларның, тәртипсезлекнең кимүенә китерә. Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һәнәри бәйрәмегез белән тәбриклим һәм ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим”.