ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга
Колаңгы станциясе поселогы фельдшеры Миләүшә Гыймадиева узган атнадан авыруларны яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итә башлады.
Россия Президенты Владимир Путинның сугыш елларында һәм аннан соң фидакарь хезмәт куеп эшләгән өлкән буын кешеләрен юбилейлары белән котлап язган чираттагы хаты бу юлы Багай авылына адресланган иде.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Узган сишәмбедә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Районыбыз мәчетләрендә бәйрәм тантаналары, корбан ашлары үткәрелде.
Иске Тәрбит авылындагы “Сәүдияр” фольклор ансамбле 15 октябрьдә Казан шәһәрендәге Спорт сараенда чыгыш ясады.
Районыбыз агрофирмаларында шикәр чөгендере алу оешкан төстә бара. Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуларда эшнең туктап торганы юк.
Сикәлтәле гомер юлы, диләр... Әйе, очсыз-кырыйсыз юллар да гел тигез генә булмый, борылышлары да, сикәлтәләре дә очрый. Гомер юлы да шулай. Якты дөньяга аваз салырга өлгерми адәм баласы, ә язмыш китабында аның өлешенә тигән көмеше, күрәсе-кичерәселәре язылып та куела.

14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Кайбыч мунипаль ЗАГС бүлегендә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп 50 ел бергә яшәп алтын туйларына килеп җиткән Алҗберт Фәсхетдин улы һәм Сәгыйрә Гыйлфан кызы Ярхамовлар, Әгъзәметдин Әбраретдин улы һәм Нажия Фәттах кызы Сәйфетдиновлар тәбрикләу тантанасы булып узды. Бәйрәм барышында юбилярларның гаилә һәм тормыш юлларының һәр мизгеле искә алынды.

Тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхматуллин үз чыгышында юбилярларга карата булган тирән ихтирамын, тәбрикләү сүзләрен җиткереп рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды. Шулай ук балалары, оныклары, якын туганнары тарафыннан да рәхмәт һәм ярату сүзләре яңгырады.

Юбилярлар ЗАГС бүлегенең "Алтын никахлар" китабына имзаларын куйдылар, иң беренче тапкыр биегән туй валҗсларын искә төшереп, бриллиант туйга кадәр пар канатлы булып яшәргә язсын дигән теләктә  гаилә учагын кабызып җибәрделәр.


11
октябрь, 2013 ел
җомга
Корбан бәйрәме алдыннан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдыручы газета укучыларыбыздан кызыксынырга булдык: быел да бу гамәлне башкарырга уйлыйлармы? 
Укучылар елның елына мәктәп бакчасында мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Быел да яшелчәләре уңды, уку елына җитәрлек итеп үстерделәр.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Еш яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы хез­мәт­чәннәренең эшен тоткарлый. Басуларда мул булып үскән шикәр чөгендерен, кукурузны җыеп аласы, туфрак эшкәр­тәсе бар. Яңгырлар терлекчелек тармагында да өстәмә кыенлыклар тудыра. Малларга азык ташу, аларны көтүдә йөртү кыенлаша. Мондый шартларда терлекчелек продукциясе җитештерүнең кимүенә юл куярга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International