Иске Тәрбитнең “Сәүдияр” ансамбле “Хлебосолье” күргәзмәсендә катнашты

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Иске Тәрбит авылындагы “Сәүдияр” фольклор ансамбле 15 октябрьдә Казан шәһәрендәге Спорт сараенда чыгыш ясады.

Казан Митрополие тарафыннан оештырылган “Хлебосолье”  православ күргәзмәсендә алар үз осталыкларын күрсәтте. Керәшеннәрнең “Сәүдияр” фольклор ансамбле  “Рухи мирас” иҗади берләш­мәсендә катнашканы өчен Спорт сарае директоры В.Матвеевның Рәхмәт хатына лаек булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кайбыч районында социаль, яшьләр, миссионерлык эшчәнлеге буенча җаваплы Надежда анакай Ермолаева да Рәхмәт хатына лаек булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International