Кайбычта Корбан гаете намазы читтәге якташларны да бергә җыйды

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Узган сишәмбедә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Районыбыз мәчетләрендә бәйрәм тантаналары, корбан ашлары үткәрелде.

Олы Кайбыч мәчетенә мөселман кардәшләребез иртәнге сәгать алтыда намазга җыелды. Гадәттәгечә, быел да гаеткә килүчеләр күп иде, читтән кайтучы якташларыбыз да байтак булды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин вәгазьләр сөйләде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм котлауларын җиткерде. Ислам диненең биш нигезен искәртеп үтте, корбан чалуның килеп чыгышы, тәртибе белән таныштырды. Дамир хәзрәт, гает намазыннан соң, мөселман кардәшләребезне балалар, хатын-кызлар, ир-атлар өчен 3 ноябрьдә оештырылачак дин сабакларына чакырды.

Корбан гает намазы укылганнан соң, беренче, икенче, өченче көннәрдә чалына. Өч көн дәвамында корбан мәҗлесләре барлык татар авылларында да уздырылды. Корбан чалдырган кардәшләребезнең изге ниятләре Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International