Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залда утыручыларга килеп туган хәлдән чыгуның бер генә юлы булуы – инвестор килгәндә генә хәлнең уңай якка үзгәрәчәген аңлатты.
– Хуҗалыгыгызның киләчәге өметсез икәнлеген үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та артта сөйрәлүче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме булмаячагын белдерде, – диде ул.
– Салымнар, Пенсия фондына взнослар, хезмәт хакы түләү буенча бурычларыгызны да үз көчегез белән түләп бетерү авыр булачак.
Биредә “Подберезье” җәмгыяте үсемлекчелек тармагында уңышлы гына эшләп килә. Мондагы сөрү җирләре тулысынча алар карамагына тапшырыла. Соңгы ике елда сезнең элеккеге җирләрдә чагыштырмача мул уңыш үстереп күрсәттеләр. Ә терлекчелек тармагын алып бару өчен биредә хәзер “Родина” җәмгыяте оештырыла. Аның белән Иван Чекмарев җитәкчелек итә. Әлеге ике хуҗалык бер-берсен тулыландырып торачак. “Родина” җәмгыяте терлекчелек продуктлары сатудан кергән акча хисабына “Подберезье” җәмгыятеннән печән, салам, фураж сатып алачак. Бу кадәр җирне эшкәртү, терлек азыгы хәзерләү өчен яңа техника кирәк. Димәк, хәзерге вакытта авылдан читкә китеп эшләүчеләр өчен яңа эш урыннары да була. Алар берсе дә яхшы тормыштан чыгып китмәгән, гаиләләрен туендыру, тормыш алып бару өчен читтә эшләргә мәҗбүрләр.
Моңа кадәр эшләгән Федор Чекмарев утыз ел гомерен шушында авыл хуҗалыгына багышлады, уналты ел җитәкчелек итте. Озак еллар дәвамында әлеге тармакта эшләгәне өчен аңа район башлыгы Мактау кәгазен һәм истәлекле бүләк тапшырды. “Чекмарев” хуҗалыгы инженеры Александр Евстафьев халык исеменнән рәхмәт белдерде.
.jpg)
“Подберезье” һәм яңа оешкан “Родина” җәмгыятьләре җитәкчеләре Анатолий Яшин һәм Иван Чекмарев үз чыгышларында халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләячәкләрен белдерде.
(1).jpg)