Кайбыч ветераннары “Балкыш” фестиваленнән зур җиңүләр белән кайтты

2014 елның 22 августы, җомга
Фестиваль өченче генә елын үткәрелсә дә, Кайбычта җыр-моңны аерылгысыз иткән өлкәннәр аны яратып өлгерде инде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бу фестивальдә алар быел да актив катнашты. Фестивальнең оештыру комитетын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли, жюри рәисе – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов. Буада Олы Кайбычның «Җәүһәр» ансамбле, Борындыктан Гөлгенә Габдрахманова, Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова, Марс Нигъмәтҗановны үз эченә алган гармунчылар триосы, аерым җырлаучылардан Марс Нигъмәтҗанов, Флера Фатыйхова, Бәлидән Татьяна Фатыйхова һәм Олы Кайбычтан нәфис сүз остасы Рушания Лотфуллина Диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International