

Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөсимә Гыйззәтуллина яңа пункт, Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авыллары урамнарына вак таш түшәлүенә, урам баганаларында утлар януына рәхмәтен белдерде. Баш врач Газимагомед Магомедов районда барлыгы 30 фельдшер-акушерлык пункты булуы һәм аларның барысында да шартлар уңай булуына басым ясады.
Ал тасма киселде, барысы да яңа пункт эченә узды. Ул тиешенчә җиһазландырылган, кайнар һәм салкын су ага, санузел эшли. Авыл халкына 1992 елдан бирле медицина хезмәте күрсәтүче Гөлнара Идрисова бүгеннән авыруларны кабул итәргә әзер.
Луиза Сунгатуллина