Кече Кайбыч та яшәүчеләр дә референдумда актив катнашырга җыена

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев референдум үткәрү тәртибе, үзара түләүдән җыелган акчаны нинди максатларда куллану мөмкинлеге турында аңлатты. Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыззәтуллина әйтүенчә, авыл халкының реферундумда катнашу тәҗрибәсе бар инде. Быел җәй узган реферундум нәтиҗәсендә җыелган акчага өстәп, хөкүмәт шул акчаның һәр бер сумына дүрт сум өстәгән. Әлеге акчага Кече Кайбычта авылны икегә бүлеп агучы Бәрле елгасы аша салынган күперне, чишмәне чистартып ремонтлаганнар, зират тирәсенең шактый өлешен яңартканнар. Бу эшләрне оештырып йөрүне үз өстенә алган авыл имамы Мәгъзүм Тимершинга да, төзелеш эшләрендә катнашкан Айрат Сибгатуллинга, Айрат Миңнуллинга, Фәрит һәм Фәннүр Зиннуровларга халыкның рәхмәте зур.

- Җәйге референдумда акча бирмәүчеләр дә очрады. 30 ноябрьдә үткәреләчәк андыйлар булмас, дип ышанам. Чөнки закон таләпләре буенча референдумда катнашырга теләк белдереп тавыш биргән һәр сайлаучы референдум таләбен төгәл үтәргә, алдан сөйләшенгән акчасын бирергә тиеш. Хәзер закон таләпләре катгый, акча бирергә теләмәүчеләргә карата административ штрафлар каралган, аның күләме ике мең сум. Кыскасы, акчасын вакытында бирмәгән кешеләргә ул кыйммәткә төшәчәк, - диде Мөслимә Гыйззәтуллина.

 

- Башкарачак эшләребез моның белән генә чикләнми әле. Зират тирәсен тотуны ахырына кадәр башкарасы, авыл эчендәге чишмәләрне ремонтлыйсы, мәчеткә янкорма эшлисе бар. Боларның барсын да авыл җирлеге көче белән генә җиңеп чыгып булмый, шуңа референдум үткәрүнең отышлы булачагын барыгыз да аңлыйсыз, - диде авыл имамы Мәгъзүм хәзрәт.

Авыл халкы референдумда катнашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International