7 ноябрьдә Кайбыч районы прокуратурасы шәхси эшмәкәрләрне, кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итә, шулай ук консультация ярдәме дә күрсәтә.
3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Кайбыч муниципаль районының эшләүче яшьләр хореография коллективы “Наше время – безнең заман” V республикакүләм телевизион иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, 3 урын яулады һәм ярымфиналга узды.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйм! Илебезнең дә, республикабызның да тарихында бик җитди көннәр буларак, бу бәйрәмнәр безнең һәрберебез өчен дә мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика урта белем бирүче уку йортлары укучылары өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиаданың йомгаклау этабы узды.
Олы Кайбыч мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең “АкбарсМед” иминиятләштерү компаниясе җитәкчесе Римма Мифтахова белән очрашуы узды.
Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе призына милли көрәш бәйгесе узды.
Кайбыч муниципаль районы “Агрофирма Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире Рәшит Гыймранов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кайбыч район үзәк китапханәсе коллективы 42 ел гомерен китапханә хезмәтенә багышлаган Фаягөл апа Батталованы 80 яшьлек юбилее белән котлады.
1 ноябрь көнне Буа шәһәрендә "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" исемле Республикакүләм IV фәнни -гамәли конференция узды.