ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

14 майдан 20 майга кадәр Татарстан Республикасының Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында – СПИДка каршы Бөтенроссия көрәш көне уңаеннан кайнар линия эшли башлаячак. Шалтыратулар  8 (84371) 5-59-01,  8(84371) 5-69-21, 8 (84371) 5-62-07 телефоны буенча 9.00дан 17.00гә кадәр кабул ителә. 

Россия Президенты Владимир Путин карары белән, быел Бөек Җиңү көне уңаеннан, сугыш ветераннарына һәм инвалидларына 10 мең сум акча биреләчәк.

2018 елның14 маеннан 20 маена кадәр Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән ВИЧ-инфекция белән көрәшү буенча Бөтенроссия акциясе уздырыла.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч Дәүләт ветеринария бүлекчәсе коллективы Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Хикматулла Хисматуллинның һәйкәле янына венок куйды.

 Рәхмәт әйтер өчен махсус көн кирәкми.Сизгер йөрәкле һәр  җан иясе  шундый  Бөек көн-Җинү бәйрәменә салкын карашлы булмас.

    Кадерле дуслар, Хөрмәтле райондашлар! 14 нче май көнне, районыбыз мәдәният йортында, эстрадабызның җырлы - моңлы гаиләләре "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итәләр.

12 майда кичке сәгать сигездә Кайбыч районы мәдәният йортында “Яшьләр сәләме” дигән дискотека булачак. Бәясе 30 сумнан.

Добро пожаловать!

9 май бәйрәме алдыннан Кайбыч сырхауханәнең баш табибы Гөльнара Сәфиуллина Бөек Ватан сугыш ветераны Анна Андрееваны котлады. Без ветеранга  озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында өлкән төркемнәр арасында строй җыры конкурсы узды. 

5 майда  Олы Кайбычның  "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү  комплексында Кайбыч районы буенча бадминтон беренчелеге узды. Анда 2006-2008 кадәр, 2009 елгы һәм яшьрәк сыйныф укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International