Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, бу акчалар республикада 2 мең кешегә түләнәчәк. Акча бер тапкыр пенсиягә кушылып киләчәк. Ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, сугышта яраланып инвалид калганнарга быелның май-июнь айларында социаль түләүләр белән беррәттән, җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, 10 мең сум акча өстәлеп биреләчәк. Бу акчаны алыр өчен пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул, гариза язмыйча да, закон нигезендә түләнәчәк, – ди Эдуард Вафин.