Бүген "Агрофирма "Дубрава" җәмгыятенең бухгалтеры Петухова Галина Вильгелем кызы үзенең 55 еллык юбилеен билгели.
18 майда 09.00 дән 17.00 сәгать кә кадәр хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында халык өчен «кайнар линия» ачылачак.
Татарстанның Министрлар кабинеты 908 номерлы карары буенча 2015 елның 1 декабреннән дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмиятле хезмәтләрне үстерү максатында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары шул хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
Бүген 14 май көнне район Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган тематик концерт була. Башлана сәгать җидедә. Керү 250 сум, рәхим итегез.
Бүген 14 май көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
12 майда Олы Кайбычычта өмә узды.Юл тирәләре чистартылды.Өмәдә барлык оешма эшчеләре катнашты.Барысына да зур рәхмәт!
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыра.
Ветеринария документлары «Меркурий» федераль дәүләт системасы аша электрон рәвештә тутырыла. Автоматлаштырылган система ветеринария өчен бердәм мәгълүмат базасын булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буйлап аларның йөрешен тикшереп тору өчен билгеләнә.
Быел язгы эшләр соңга калып башланды. Бүгенге көндә дым басу һәм уҗым культураларын тукландыру эшләре тәмамланды. Тиз рәвештә чәчү эшләре дәвам итә.
5 елдан артык Татарстан төбәк бүлекчәсе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе «Граждан университеты» партия проектын гамәлгә ашыра, аның кысаларында системалы рәвештә тарафдарларны, союз иҗтимагый оешмаларны һәм республиканың партия активын укыту уза.