Бүген 17 август көнне, Кайбыч районында Тәтеш районы делегациясе булып китте.
Бүген Кайбыч районына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатыннан “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров килде.
8 августта районда "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясе узды. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар өчен анимацияле чара үткәрделәр. Аларга канцелярия товарлары да тапшырдылар.
Кайбыч районында Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе старт алды. Бу акция өчен районда 1700 бала ярдәм алды.
18 августта Олы Кайбычның ярымябык шугалагында 80-90 нчы еллардагы дискотека була. Башлана 21:00 сәгатьтә. Керү бушлай.
15 августта Олы Кайбычның ябык шугалагында балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, җәйне озату уңаеннан, балалар өчен "Җәйне яратам" дип исемләнгән бәйрәм оештырды.
18 августта Олы Кайбыч авылының ябык шугалагында балалар өчен, мәдәният хезмәткәрләре белән "Һавага... хыяллар артыннан" дип исемләнгән фильм күрсәтеләчәк. Фильм 19:00 сәгаттә башланачак. Керү бушлай. Барлык балаларны көтеп калабыз!
Контроль-касса техникасын яңа тәртип буенча куллану мәгълүмате
Ульянково авылында халыкның узара салым акчасына җәяүлеләр күпере төзелеп килә. Эшләрне Фәннүр Зиннуров кулы астында торак-комуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре эшли.
Мәлки авылының Киров урамында халыкның узара салым акчасына юл салына. Юлларны шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин сала.