ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген  Казанның  Дәүләт Советы алдындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды. 

 

 

4 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә район администрациясенең утырышлар залында прокуратура, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, суд приставлары ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләрне кабул итү үткәрә.

Бүген балалар үзәк китапханәсе  "Миләшкәй" балалар бакчасының  әзерлек төркеме балалары өчен  "Татарстанны яратам"  дигән аң-сәгате үткәрде.

25 август көнне ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә никахлашу узды. 

Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Бу юлы  район башлыгына үзләренең сораулары белән 7 кеше килде. Күп кенә сорауларга җавап бирелде һәм карарлар кабул ителде.

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Республика көне белән тәбрик итәм.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген  район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды. Әлеге утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм өстәмә  һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шаяхматова катнашты.

 

12:00 сәгатьтә спорт мәйданчыкларында авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узачак, ә инде сәгать 16:00 ат чабышлары башланып китәчәк.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

27 августта Кайбыч районы мәктәпләре базасында август конференциясе кысаларында секция утырышлары узды.

27 август көнне Кайбыч районының Кече Кайбыч авылыннан булган Фәрит һәм Рамилә Зиннуровлар гаиләсе  Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Зиннуровлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек һәм барлык район халкына да үрнәк булып торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International