30 августта Кайбычның Сабантуй мәйданында Республика көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак

2018 елның 28 августы, сишәмбе

         12:00 сәгатьтә спорт мәйданчыкларында авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узачак, ә инде сәгать 16:00 ат чабышлары башланып китәчәк. Тантаныны ачып җибәрергә районның халкын һәм кунакларын оештыручылар 17:00 сәгатькә чакыра. Бәйрәмнең программасында - оешмалар арасында традицион уен ярышлары була. Үзләренең җырлары белән Казаннан танылган татар эстрада артистлары Динә һәм Рафаэль Латыповлар да килә.  Мәйданда сәүдә рәтләре һәм балалар өчен аттракционнар эшләячәк. Бәйрәм яшьләр дискотекасы белән һәм салют белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International