Бүген балалар үзәк китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен "Татарстанны яратам" дигән аң-сәгате үткәрде. Балалар үзләренең күнекмәләрен күрсәтте, үзләре, төсле кәгазьдән Татарстан флагын җыйды, Татарстан гимнын да басып тыңлап үтте. Китапханәчеләр Татарстан гербының, гимнының, флагының әһәмияте турында сөйләделәр һәм "Гүзәл жирем Татарстан" дигән китап күргәзмәсен дә рәсмиләштерделәр, шулай ук балаларны тәмләткечләр белән сыйладылар. Аң-сәгатендә 15 бала катнашты, аларның барысы да күргәзмәдәге китап һәм журнал белән танышты.