ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
 

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин карары нигезендә, Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.  Район үзәк китапханәсендә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып эшләгән Гөлфинур Сабирова" Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры вазыйфасына билгеләнде.
 

Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында район Советының 26 нчы утырышы узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова, район Советы депутатлары катнашты.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

15 ноябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.

12-13 ноябрь көннәрендә "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге" Дәүләт казна учреждениесе тармак хезмәткәрләренең һөнәри компетенциясен күтәрү бүлеге мөдире Миләүшә Газеева Кайбыч муниципаль районының социаль хезмәткәрләренә һәм халыкны социаль яклау бүлеге белгечләренә «медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү» программасы буенча уку курслары үткәрде.

Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» I Халыкара әдәби укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйге әдәби сүзгә кызыксыну уяту, сәнгатьле сүзнең матурлыгын җиткерү максаты белән уздырылды.

 

 

 

Бүген Олы Тәрбит авылының Троицкий гыйбадәтханәсендә икенче гөмбәз куелды. Чарада районның благочинные Николай Ермолаев, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, Чүти авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Василий Уткин һәм авыл халкы катнашты.
 

10 ноябрь көнне Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбендә 12 нче номерлы Кече Мәме филиалы методисты белән 8 нче сыйныф укучылары катнашында «Наркотиклар-ул бәла» темасына әңгәмә - фикер үткәрелде. Әлеге чараның максаты яшүсмерләрнең социаль - психологик компетенция дәрәҗәсен күтәрү,нигезле фактлар һәм наркотик бәйлелекне исбатлау. Укучылар билгеле бар сораулар буенча чыгышлар - хәбәрләр әзерләделәр. Чара ахырында наркотикларга каршы үз дәлилләрен китерделәр.  ​
 

Инвалидлар Россия Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга хокуклы.

Әлеге категория гражданнар алдан язылу тәртибендә, пенсия фондының клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ярдәмендә өйдә, Татарстан Республикасы шәһәр һәм район Пенсия фондларының инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен аерым җайланмалар һәм корылмалар белән тәэмин ителгән клиент хезмәтләре күрсәту кабинетларында дәүләт хезмәтләреннән файдалана алалар.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International