ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

11 декабрьдә Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре: Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин килеп киттеләр. Алар укучыларны, техник персоналны, педагогик коллективны янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрделәр, шулай ук алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.
 

Агымдагы елның 11 декабрендә Казанда А.В. Александров исемендәге "Мин яратам сине, Россия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр вокаль-музыка конурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
 

Агымдагы елның 11 декабрендә Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлык Советының күчмә утырышы узды. Залда утырган эшмәкәрләр арасында юбиляр - Газинур Мофазалов та бар иде. Форсаттан файдаланып, аны юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады.
 


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Ирекле хезмәтне стимуллаштыру һәм мотивацияләү: хакимият һәм гражданлык җәмгыяте инструментлары» темасына түгәрәк өстәл үткәрү һәм «Елның иреклеләр гамәле» республика конкурсын бүләкләү тантанасы үз эченә алган Россия Федерациясендә Иреклеләр (волонтер) елына йомгак ясадылар.
 

Район мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 7 декабрендә "Ак җилкән" халык театры артистлары Хәбир Ибраһим әсәре буенча "Ялкын каен күзе" спектакле премьерасын куйдылар. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган иде.
 

13 декабрьдә Кайбычка Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев киләчәк. Ул 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортында халык белән очрашачак һәм вәгазь кичәсе үткәрәчәк.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

10 декабрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

Бүген эшлекле киңәшмәдә аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук аңа котлау открыткасы тапшырды.
 

Бүген «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс.


9
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары музыка укытучысы Фаилә Минһаҗева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт белән чыгыш ясадылар. Балалар тавышлары тыңлаучыларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә соклану уятты. Рус, татар, гарәп һәм чуаш телләрендә җырлар һәм биюләр яңгырады.  Ә Чара ахырында интернат-йортның иң актив кешеләре интернат-йортта үткәрелгән чараларда һәм дәресләрдә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International